Бүген Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшинның туган көне!

(22 май 2019) Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Хәрулла улы Мөхәммәтшин туган көнен билгеләп үтә.

78_pic

Хөрмәтле Фәрит Хәйрулла улы!

30 елга якын Татарстан халыклары Ассамблеясе зур эш башкара – үз сафында төре милләт вәкилләрен берләштерә, күпмилләтле яшьләргә ярдәм кулын суза, халыклар арасындагы дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгыта.

Татарстанда милли сәясәтне чынга ашыру бурычларын уңышлы башкаручы оешма – Татарстан халыклары Ассамблеясе – Советы рәисе буларак башкарган эшчәнлегегез дәверендә Сез зирәк, хезмәт сөючән, түзем һәм инициатив җитәкче булдыгыз һәм шундый булып кала бирәсез. Сез башкарган эшкә атап әйтелгән мактау сүзләре чынлыкта зур хезмәтегезне өлешчә генә бәяләүгә җитә.

Бөтен күңелегезне биреп, бөтен вакытыгызны һәм тәҗрибәгезне сарыф итеп җитәкләгән оешма – Ассамблея – киләчәктә дә республикабызда милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне үстерүдә үз өлешен кертсен.

Туган көнегез уңаеннан Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез!

Ихтирам белән, Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты коллективы һәм милли-мәдәни автономиләр җитәкчеләре

Добавить комментарий

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch