Ирек Шәрипов: «Кино — иң кулай һәм аңлаешлы тел»

(21 июнь 2019) Казанның «Мир» кинотеатрында II Халыкара төрки кино фестивале ачылу тантанасы үтте. Чара Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре катнашында узды. (ФОТО)

Церемония открытия Международного фестиваля тюркского кино (21.06.19)

Кинофорумга Казанга дөньяның сигез иленнән әйдәп баручы кинематографчылар килде — Россия, Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан, Төрекмәнстан һәм Таджикистан. Фестиваль Төрки дөнья киносы Ассоциациясе тарафыннан төрки илләрнең кинематографиядәге иң әйбәт казанышларын күрсәтү һәм көнбатыш киноиндустриясенә бәйсез рәвештә Евразия киңлеге өчен фильмнар прокаты базарын үстерү максаты белән булдырылган.

Церемония открытия Международного фестиваля тюркского кино (21.06.19)

Беренче котлау сүзен ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин җиткерде:

«Мәдәният министрлыгы исеменнән барыгызны да әлеге матур вакыйгада — Төрки кино фестивале ачылышында сәламләргә рөхсәт итегез. Татарстан Республикасында, һичшиксез, төрки дөнья мөнәсәбәтләре үсешенә зур игътибар бирелә. Бу юнәлеш мәдәният өлкәсендә перспективалы максат булып тора. Әлеге кино фестивалендә Татарстанның бер буын булып торуы өчен чараны оештыручыларга зур рәхмәтемне белдерәм».

Төрки дөнья киносы Ассоциациясе Президенты, координаторы Хаджикули Нарлиев республикада мондый форматтагы чаралар оештырган өчен Татарстан җитәкчелегенә, ТР Мәдәният министрлыгына, Татаркино һәм фестиваль кунакларына рәхмәтен җиткерде.

Церемония открытия Международного фестиваля тюркского кино (21.06.19)

«Үткән тарихыбыз турында сөйләячәк төрки кино атналыгы фестивален уздыру турында уйлаганда, без аны кайда да булса башларга тиеш идек. Һәм без ул эшне сездә, Татарстанда башладык. Әлеге игелекле эшнең беренче адымнарын ясау өчен тудырган мөмкинлекләрне биргән өчен сезгә зур рәхмәт», — дип белдерде Нарлиев.

Сәламләү эстафетасын Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов йомгаклады.

Церемония открытия Международного фестиваля тюркского кино (21.06.19)

«Безне берләштерүче бердәм, шул ук вакытта борыңгы, дәүләтләр һәм, әлбәттә, Советлар Союзы булган чор бар иде. Хәзер барыбызны дәүләти бәйләнеш, уртак дәүләт чикләре түгел, ә кайдадыр сәяси, кайдадыр икътисади элемтә берләштерә. Әмма без, күрәсең, күберәк мәдәни һәм рухи элемтәгә мохтаҗбыз. Кино — ул иң кулай һәм аңлаешлы тел, аны бүгенге көндә инде мөстәкыйль булган дәүләтләребездә яшәүче һәркем аңлый. Халыклар дуслыгы йорты директоры һәм журналист буларак мин илләребез буенча сәяхәт итәм һәм акыл буенча әлеге дәүләтләрнең берсендә дә үзебезне чит кеше итеп тоймавыбызны аңлыйм. Россиядә, Татарстанда сез дә үзегезне биредәге мәдәнияттән читләшкән кешеләр итеп тоймыйсыз дип ышанып калам. Алай да төрки дөнья – дәүләт чикләренә карамастан бердәм дөнья», — дип сөйләде Ирек Шәрипов.

Церемония открытия Международного фестиваля тюркского кино (21.06.19)

Татарстан башкаласында әлеге фестиваль икенче тапкыр үткәрелә. Узган ел фестиваль төрки һәм иран халыкларының «Нәүрүз» бәйрәменә багышлап оештырылган булса, быел чара милли татар бәйрәме «Сабантуй»га багышлана.

Церемония открытия Международного фестиваля тюркского кино (21.06.19)

Алга таба фестиваль киң максатчан аудиторияне колачлау максатыннан бер илдән икенче илгә күченеп йөриячәк.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Добавить комментарий

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch