Казан Башкарма комитетында милләтара мөнәсәбәтләр турында фикер алыштылар

(26 июнь 2019) Казанда Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Координация советының, Казан муниципаль берәмлегендә чит ил гражданнары арасында хокук бозуларны профилактикалау буенча эш төркеменең һәм Казанда Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру буенча муниципаль комиссиянең уртак утырышы узды.

DEN_0952

Утырышта Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Евгений Варакин рәислегендә Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин, утырышның җаваплы секретаре — Казан Башкарма комитеты Аппаратының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Илнур Шакиров, Казан епархиясе, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре, Башкарма комитет бүлекчәләре җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

Казанда ел саен чит ил кешеләре белән 700-гә якын никах теркәлә

Утырышны ачып, Евгений Варакин 22-нче августтан 27-нче августка кадәр Казанның чираттагы халыкара вакыйганы – һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын кабул итәчәген искәртте.

«Бу вакытта безнең шәһәрдә Россиядән генә түгел, башка илләрдән дә күп кунаклар көтелә, — дип билгеләп үтте Е.Варакин. — Күп милләтле булу — республика башкаласының кунакларга тагын бер тапкыр күрсәтергә мөмкин үзенчәлекләреннән берсе».

Утырыш Казан шәһәре Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе урынбасары Фәридә Гыйлемханова чыгышыннан башланды, ул Казанда милләтара никахлар турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, ел саен шәһәрдә теркәлгән никахларның 30%-ы катнаш булып тора.

«Заманча статистика Россиядә милләтара никахларның гадәти хәл булып калуын күрсәтә», — дип билгеләп үтте Ф.Гыйлемханова.

Казан өчен республикада яшәүче төп этнослар – татарлар һәм руслар арасындагы милләтара никахлар аеруча хас. Моннан тыш, соңгы елларда якын һәм ерак чит илләрнең вәкилләре белән төзелгән никахлар актуальләшә бара икән.

«Казанда чит ил кешеләре белән төзелә торган никахларның иң күбесе 2007 елга туры килде һәм бүгенге көнгә кадәр бу тенденция саклана, — дип өстәде спикер. — Ел саен без чит ил кешеләре белән 500-700 никах теркибез».

Яшьләр арасында катнаш никахларга карата лояль мөнәсәбәт өстенлек итә – күпчелек өчен тормыш иптәшенең нинди милләттән булуы мөһим түгел.

Милләтара никахлар халыклар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга һәм социаль хезмәттәшлекне җайга салуга ярдәм итә, дип саный Ф.Гыйлемханова.

«Милләтара никахларны төзү — бары тик шәхси карар һәм кешеләрнең теләге генә», — дип ассызыклады ул.

DEN_0946-1024x682

Тимур Мәхмүтов: «Казанда милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр бүген тотрыклы»

2019 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча шәһәр территориясендә милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге хәл турында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының экстремизмга каршы тору үзәгенең Казан зонасы бүлеге башлыгы Тимур Мәхмүтов сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасында һәм Казанда оператив хәл анализы нигезендә милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр бүгенге көндә тотрыклы, ә низаглы хәлләр теркәлмәгән.

Татарстан башкаласында даими нигездә миграция сәясәтенә мониторинг үткәрелә һәм мигрантларның оператив хәлгә йогынтысы дәрәҗәсе бәяләнә.

«Мониторинг нәтиҗәләре буенча, мигрантлар гомуми җинаятьчелеккә һәм криминоген хәлгә нинди дә булса җитди йогынты ясамый, — дип билгеләп үтте Т.Мәхмүтов. — 2019 елның 5 аенда чит ил гражданнары, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 32%-ка кимрәк җинаять кылган».

Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре мигрантларның яшәү һәм эшләү урыннары буенча даими рейдлар үткәрә, дип өстәде ул. Агымдагы елның 1-нче гыйнварыннан 18 ведомствоара рейд үткәрелгән.

«Сез бик зур эш башкарасыз, һәм без моны күрәбез, — дип билгеләп үтте үз чиратында Е.Варакин. — Бәхеткә, Казан территориясендә күңелсез очраклар булмады. Сезнең һөнәри осталыгыгызга алга таба да өметләнәбез. Сез ситуацияне контрольдә тотарсыз дип ышанам».

Е.Варакин: «Биналарның алгы якларында элмә такталар ике дәүләт телендә язылган булырга тиеш»

Республикада һәм аның башкаласында даими рәвештә элмә такталарның татар һәм рус телләрендәге текстларының орфография һәм пунктуация кагыйдәләренә туры килүен тикшерү үткәрелә. Бу эш аларга Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына, ТР Фәннәр академиясенә йөкләнгән.

«Бу өлкәдә эш 2014-2021 елларга ТР дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау һәм өйрәнү буенча дәүләт программасы кысаларында алып барыла, — дип аңлатты институтның фәнни эшләр буенча директор урынбасары Олег Хисамов. — Аның нигезендә елына рәсми визуаль мәгълүматның 750 текстын эшкәртү планлаштырылган».

DEN_0977-1024x682

2017 елның 1-нче октябреннән 22-нче декабренә кадәр генә дә республиканың дәүләт һәм муниципаль учреждениеләреннән 1907 гариза кабул ителгән, алар 2999 элмә текстын үз эченә алган. Ә узган елның 1-нче гыйнварыннан алып 28-нче декабренә кадәр ТР дәүләт һәм муниципаль учреждениеләренең һәм башка оешмаларның 566 элмә тактасын тикшерү өчен 52 гариза кабул ителгән, аларның 132 элмә тактасы – Казанда.

«Институт коллективына республикабызның дәүләт телләрендә безнең шәһәрнең визуаль мәгълүматын рәсмиләштерүдә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерәм, — диде Е.Варакин. — Дәүләт телләре темасына басым ясыйсы килә. Биналарның фасадларындагы, урам күрсәткечләрендәге элмә такталарга аерым игътибар бирергә кирәк. Аларны ике дәүләт телендә урнаштыру зарур. ТАССРның 100 еллыгына барлык элмә такталарны да Татарстан Республикасы дәүләт телләре турындагы законнарга туры китерергә кирәк».

Вахитов һәм Идел буе районнары территориясендә тышкы мәгълүмат чараларын законга яраклаштыру буенча актив эш дәвам итә. Әйтик, район хакимияте башлыгы урынбасары — балалар һәм яшьләр эшләре бүлеге башлыгы Илдар Сәмәрханов сүзләренә караганда, бүгенге көндә бу эш Бауман урамының 65 бинасында, ягъни йортларның 100%-ында ике телле табличкалар урнаштырырга мөмкинлек биргән.

Е.Варакин Казанның башка урамнарына да игътибар итәргә чакырды. «Бауман урамы туристлар өчен магнит булуы аңлашыла, тик аның белән чикләнергә ярамый», — дип ассызыклады ул.

Дәүләт телләрен саклауга һәм үстерүгә мәдәният учреждениеләре йогынты ясый, дип билгеләп үтте үз чыгышында Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы урынбасары Алия Заһидуллина. Ул бүгенге көндә район учреждениеләрендә даими рәвештә татар һәм рус телләре буенча концертлар һәм әдәби викториналар, әдәби-музыкаль кичәләр, рус һәм татар язучыларының иҗаты белән танышулар уздырылуы турында сөйләде.

«Алга таба эшләргә кирәк, эшләр күп әле, — дип билгеләп үтте утырыш азагында Президент Аппаратының милли сәясәтен гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин. – Безнең уртак бурыч — милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклау һәм үстерү».

Е.Варакин республиканың дәүләт телләре турындагы законны гамәлгә ашыру эшен дәвам итәргә һәм милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне саклап калу, үстерү өчен бөтен көчен куярга кушты.

Казан Мэриясе

Добавить комментарий

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch