Казанда өч телдәге Муса Җәлил шигырьләре җыентыгын тәкъдим иттеләр

(18 апрель 2019) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында рус, татар һәм казах телләрендә «Муса Җәлил. Сайланма» шигырь җыентыгын тәкъдим иттеләр. (ФОТО)

Презентация поэтического сборника  стихотворений М.Джалиля

Җыентыкка барлыгы 14 әсәр кертелгән. Казах теленә тәрҗемәне Казахстан журналистлар бергәлеге әгъзасы Мурат Габдрахманов башкарган. Җыентыкны тәкъдим итү кичәсенә Казахстаннан шагыйрьнең тол калган тормыш иптәше Надия Габдрахманова һәм «Дуслык» татар белем бирү мәдәни үзәк рәисе, Дөнья хатын-кызлары дуслыгы үзәге һәм Казахстан халыклары Ассамблеясенең әниләр советы рәисе Җәннәт Әсхәт кызы Низаметдинова килгән иде.

Презентация поэтического сборника  стихотворений М.Джалиля

Катнашучыларга сәлам сүзе белән ТР казахлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Сәгыйть Җәксыбаев мөрәҗәгать итте. Ул килгән кунакларга рәхмәтен белдерде һәм яңа җыентыкның мөһимлеген аңлатты.

Шулай ук кунакларга ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов мөрәҗәгать итте.

Презентация поэтического сборника  стихотворений М.Джалиля

«Казах халкы белән безнең ментальлек, тарих, үсеш юллары буенча уртаклыгыбыз бар. Мин Казахстанда булдым, җирле татар диаспорасы вәкилләре белән күрештем. Анда милли-мәдәни берләшмәләр милли мәдәният, туган телне саклау һәм үстерү буенча төпле эш алып баралар, һәм моның өчен барлык шартлар да тудырылган. Мондый эшнең мисалы – казах теленә тәрҗемә ителгән Муса Җәлил шигырьләре җыентыгы басмасы. Муса Җәлилнең тирән фикерле, фаҗигале шигырьләре күңел түренә үтеп керә һәм уелып кала. Әлеге әсәрләрләр казах теленә тәрҗемә ителгәнгә күрә легендар татар шагыйре Казахстан халкы өчен тагын да якыная», — дип сөйләде Ирек Шәрипов.

«Дуслык» татар белем бирү мәдәни үзәге рәисе Яннәт Низәметдинова оешманың Казахстан башкаласындагы эшчәнлеге, кичәдә тәкъдим ителгән җыентык өстендә башкарылган эш, әлеге әсәрләрне тәрҗемә иткән автор Мурат Габдрахманов турында сөйләде. Соңыннан Татарстан һәм Казахстан вәкилләре бүләкләр бирештеләр.

Презентация поэтического сборника  стихотворений М.Джалиля

Кичә ахырында «Шашу» (тәм-томга күмү) борынгы казах гореф-гадәте тәкъдим ителде. Кунаклар бергәләшеп татар һәм казах телендә җыр да башкардылар.

Презентация поэтического сборника  стихотворений М.Джалиля

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Добавить комментарий

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch