Казанда узачак «Халыклар дуслыгы» форумында Россиянең 14 төбәгеннән 150 кеше катнашачак

(12 октябрь 2018) «Халыклар дуслыгы» милләтара яшьләр форумы 1 ноябрьгә кадәр гаризалар кабул итә. Форум 15-18 октябрьдә Казанда узачак.

Чараны «Росмолодежь» Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы булышлыгы һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты белән берлектә Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе оештыра.

Форум түбәндәге мәйданчыкларны үз эченә ала:

  1. Милләтара сорауларның Интернетта чагылышы — контентны тудыру һәм алга җибәрү буенча мастер-класслар, кыска видеотасмалар төшерү буенча өйрәнүләр;
  2. Милли колорит белән социаль проектлаштыру;
  3. МУВИ милләтара социаль театрының уку мәйданчыгы.

Форумда катнашу өчен гаризаны 1 ноябрьгә кадәр АИС Росмолодежь (ais.fadm.gov.ru) аша бирергә була. Оештыручылар әйтүенчә, катнашучылар башкарган биремнәр буенча сайланып алыначак.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Добавить комментарий

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch