Казанга Казакъстан Премьер-министры җитәкчелегендәге делегация килде

( 5 февраль) Бүген Казанга Казакъстан Премьер-министры Кәрим Масимов җитәкчелегендәге Казакъстан Республикасы делегация килде.

“Казан” халыкара аэропортында делегацияне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды, дип белдерә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Казакъстан делегациясе составына шулай ук илнең оборона министры Имангали Тасмагамбетов та кергән.

Казанга визит кысаларында делегация әгъзалары IT-парк, Казан федераль университеты, Казан вертолет заводында булырга планлаштыра. Казан Кремлендә Казакъстан Премьер-министры белән Татарстан Президентының рәсми очрашуы уздырылачак.

 

Добавить комментарий

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch