Казанлыларны Дуслык Парадына чакыралар

(8 июнь 2018) Россия көне уңаеннан 12 июньдә Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында Россия халыклары дуслыгы Парады узачак. Йөреш 10:30 сәгатьтә паркка керү урыныннан башланачак. 

 

Парад дружбы

Парад «Минем йортым – минем республикам» («Мой Дом – Моя Республика») яшьләр чатыр паркы эше кысаларында оештырылачак. Бәйрәмдә махсуслашкан мәйданчыклар эшләячәк: традицион халык уеннары, милли стильдәге караоке-батл, һөнәри иҗат буенча мастер-класслар һәм башка күп кенә кызыклы нәрсәләр. Яшьләр чатыр паркы эше танылган «Прогульщики» казанлы яшьләр группасы чыгышы белән тәмамланачак.

Әлеге чара «2014-2020 елларга Татарстан Республикасының дәүләт милли сәясәтен чынга ашыру» дәүләт программасын үтәү кысаларында үтә.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Добавить комментарий

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch