Казанлыларны төрле телләрдә Яңа ел белән котлаячаклар

(3 гыйнвар 2018) Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты һәм Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе шәһәр халкы өчен бүләк әзерли. 4 гыйнварда ачык һавада Горки-Әмәт урман паркында күпмилләтле концерт үтәчәк.

горкиский лес

Әлеге чарада төрек, әзербайҗан, украин, кыргыз, рус телләрендә җыр һәм шигырьләр яңгыраячак. Тамашачыларны республикада танылып өлгергән африканлы Оливьер Мукенди да котлаячак. Конго Республикасыннан килеп Татарстанда укучы әлеге студент егет татар хитларын башкарачак.

Концерт программасы 4 гыйнвар көнне 13:00 сәгатьтә башланачак. Керү ирекле.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Добавить комментарий

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch