Халыклар дуслыгы йортында Яңа ел алды чаралары башланып китте

(18 декабрь 2018) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортындагы Яңа ел алды бәйрәм чаралары «Зимушка-Зима» концерт программасы белән башланып китте. Чараны рус милли-мәдәни берләшмәсенең ветераннар бүлеге җитәкчесе Людмила Федина оештырды. (ФОТО)

 

Бәйрәм кысаларында «Казаночка» кул эшләре клубының Яңа елга багышланган күргәзмәсе ачылды. Моннан тыш декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе дә оештырылган иде.

Концерт программасы вокал һәм хореография номерлары белән тулыландырылган иде. Тамашачылар артистлар башкаруында Яңа ел репертуарыннан һәркемгә таныш булган җырларны башкардылар.

IMG_1349

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Добавить комментарий

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch