Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе телләрне өйрәнү буенча курсларга чакыра

Казан шәһәренең Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе инглиз, гарәп, грузин, корея һәм төрек телләрен чит тел буларак өйрәнү буенча курсларга укучылар туплый.

Дәресләрнең кайчан һәм сәгать ничәдә үтәчәге группаларны формалаштырып бетергәннән соң билгеле булачак. Игътибар, урыннар чикле.

Бер айга түләү бәясе:
— иглиз теле — 920 сум;
— гарәп теле — 1000 сум;
— грузин теле — 950 сум;
— корея теле — 850 сум;
— төрек теле — 900 сум.

Шулай ук Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең түбәндәге бүлекләренә студентлар һәм 7 яше тулган балалар туплана:

Отделения
1. Гарәп бүлеге
2. Әфган бүлеге
3. Әрмән бүлеге
4. Әзербайҗан бүлеге
5. Бурят бүлеге
6. Вьетнам бүлеге
7. Грузин бүлеге
8. Корея бүлеге
9. Керәшен бүлеге
10. Мари бүлеге
11 Мордва бүлеге
12. Татар бүлеге
13. Таджик бүлеге
14. Төрек бүлеге
15. Удмурт бүлеге
16. Украин бүлеге
17. Чуаш бүлеге
18. Һинд (чит ил теле буларак)
19. Инглиз теле (чит ил теле буларак)
20. Вокал (уртак)
21. Хореография (дөнья халыклары биюләре)

Белешмәләр өчен телефон: 8-908-349-98-82 (Ләйсән Рәфит кызы).

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Добавить комментарий

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch