Күпмилләтле якшәмбе мәктәбендә рус телен укытачаклар

(25 июнь 2019) 2019 елның сентябрь аеннан башланачак яңа уку елында Казанның Күпмилләтле якшәмбе мәктәбендә чит тел буларак рус телен өйрәнү буенча курслар ачыла. Укырга теләүчеләр өчен яшь чикләве юк.

Дәресләр Павлюхина урамы, 57 йор адресы буенча уза торган булачак. Курс күләме— аена 8 академик сәгать. Дәвамлылык — 9 ай. Бәясе — аена 1200 сум.

Әлеге курслар туган теле рус теле булмаган затларның рус теленнән белем һәм күнекмәләр дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән. Алаар тәмамлаганнан соң тыңлаучы курсны үтү турында таныклык алачак.

Тулырак мәгълүматны 8-908-349-98-82 (Ләйсән Рафитовна) телефоны аша шалтыратып белергә мөмкин.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Добавить комментарий

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch