(9 февраль) Россия төбәкләрендә эшсезлекне киметү буенча көрәш чаралары Федераль үзәктән финанслана. Әмма әлеге акчаны алганда чит ил эшче көчләреннән баш тарту төп шартларның берсе булып тора, дип белдерде Россия Федерациясенең мәшгульлек һәм социаль яклау министры Максим Топилин. Элегрәк елларда хезмәт базарында хәлләр кискенләшкән вакытта Россия хөкүмәте 52 миллиард сумга якын акча бүлеп бирә иде. РИА “Новости” информацион агентлыгына биргән әңгәмәсендә Максим Топилин, төбәкләр үз программаларында федераль бюджеттан килә торган акчаны ничек кулланырга ниятләүләре хакында мәгълүмат бирергә тиеш, дип билгеләп үтте. Федераль бюджет кирәкле сумманың 90% ын финанслый. « Бу акча төбәкләргщ чит ил эшче көчләреннән баш тарткан очракта гына бирелә” – дип белдерде министр.
РИА Новости