Яңалыклар

дом фото

4 ноябрь рәсми рәвештә Россия Федерациясенең дәүләт бәйрәме — Халыклар бердәмлеге көне буларак бәйрәм ителә.

 Бу 1612 елда сәүдәгәр Минин белән хәрби җитәкче Пожарский ополчениесенең Мәскәүдән Польша интервентларын куып чыгарып, болгавыр чорга нокта куйган көне.

1

Идел буе халыкларының күпчалымлы мәдәнияты белән дөнья галимнәре кызыксына

Бүген Татарстан халыкларының Дуслык Йортында “Идел буе халыкларының күпчалымлы мәдәнияты: төбәк һәм халыкара тәҗрибәнең интеграциясе” дип аталган 2-нче Халыкара фәнни-гамәли конференция узды.

106

Казанда Россия төбәкләрендәге милли-мәдәни автономияләрнең эшчәнлеген камилләштерү һәм нәтиҗәлелеген арттыруга багышланган конференция узды

Бүген Татарстан халыклары Дуслык Йортында «Россия төбәкләрендә милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләүдә милли-мәдәни автономияләрнең роле һәм тоткан урыны» темасына конференция узды.

фото

Татарстанда яшәүче немецлар Кавказда булып кайттылар

Татарстанда  һәм Чечняда  яшәүче немецлар арасында дуслык җепләре булдыру — Татарстанда  яшәүче немецларның милли-мәдәни автономиясе оештырган  Чечняга     беренче    экспедиция  шушы максатны күз алдында тоткан иде. 

12

Татарстан халыкларының Дуслык Йортында Мари милли-мәдәни автономиясе “Буыннан буынга” дип исемләнгән кичә уздырды.

Әлеге кичә Татарстанда яшәүче мариларны тел, милли мәдәният һәм буыннан буынга сакланып килгән башка рухи кыйммәтләр белән таныштыруга багышланган иде.

view_37

Рөстәм Миңнеханов: “Толерантлык һәм милләтара татулык — республика имиджының аерылгысыз бер өлеше.

 Бу хакта Татарстан Президенты ТР Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы торышы турындагы Юлламасында белдерде. Рөстәм Миңнеханов үзенең Юлламасында мәгариф, мәдәният, спорт, сәламәтлек саклау, милләтара һәм конфессияара татулык һәм башка өлкәләрдәге үсеш күрсәткечләренә тукталып, яңа бурычлар билгеләде.

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch