Яңалыклар

IMG_5676

“Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең 15 еллыгына ТӨРКСОЙ илләре җырчылары да чакырылган

(27 гыйнвар) Фестивальнең йомгаклау концертын 25 апрель көнне Казанда, “Пирамида” мәдәни күңел ачу комплексында уздыру ниятләнә.  Махсус кунаклар — ТӨРКСОЙ илләре җырчылары һәм җырчылар төркемнәре дә чакырылган.
Айдар

Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов юбилей концертына чакыра

(27 гыйнвар) 30нчы гыйнварда Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты,  ТР Фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахмановның “Яшәү барыбер кызык” дип аталган юбилей концерты була.

medal

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Чуашстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте оешуга 20 ел” дип исемләнгән юбилей медале белән бүләкләнде

(26 гыйнвар) Медальне тантаналы рәвештә Мәүлид кичәсендә Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, шулай ук Чуашстан мөфтие тапшырды.

Диплом ижевска

Татарстан халыкларының Дуслык Йорты командасы Ижау шәһәрендә уздырылган шахмат ярышларыннан I-нче дәрәҗәле Диплом алып кайтты

(26 гыйнвар) Ижау шәһәренең Халыклар Дуслыгы Йортында милли-мәдәни оешмалар арасында шахмат буенча беренче төбәкара ачык турнир уздырылды.

госсовет

ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасында яшьләр арасында экстремизмны профилактикалауга багышланган мәсьәләләр дә каралды

(23 Гыйнвар) Әлеге мәсьәлә буенча Яшьләр иҗтимагый палатасының мәгариф, мәдәният һәм патриотик тәрбия комиссиясе җитәкчесе Тимур Кадыйров чыгыш ясады һәм яшьләр оешмаларында айга бер тапкыр булса да хокук саклау органнары вәкилләре белән “түгәрәк өстәл”ләр оештыру тәкъдиме белән чыкты.
bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch