Татарстан
(5 март 2021) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Чит ил студентлары» юнәлеше буенча республика түгәрәк өстәле утырышы узды. Чараны Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе һәм ТР Студентлар лигасы оештырды.
(3 март 2021) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында 13 март көнне Кремль яр буенда узачак славян халыкларының «Май чабу» республика бәйрәменә әзерлек һәм аны уздыру мәсьәләләре буенча оештыру киңәшмәсе узды.
(3 март 2021) Казанның 4 нче гимназия-интернатында Халыклар дуслыгы фестивале узды. Анда хөрмәтле кунак сыйфатында Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Рәисе урынбасары, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов катнашты.
(2 март 2021) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында төрки һәм иран халыкларының «Нәүрүз» республика бәйрәменә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру киңәшмәсе узды. Бәйрәм 21 мартка билгеләнгән.
(2 март 2021) Татарстан Республикасының күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәп укучылары Фестивале гала-концерт белән тәмамланды. Төп призны Казанның Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең «Жемчужинки» күпмилләтле вокаль ансамбле яулады.
(25 февраль 2021) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «РФ халыкларының мәдәниятен саклап калуның уңай тәҗрибәсе: төбәк аспектлары» темасына түгәрәк өстәл узды. Очрашу онлайн һәм офлайн режимда узды. (ФОТО)
(25 февраль 2021) Казанда бәйсез экспертларны җәлеп итеп, милли белем бирү сыйфаты мәсьәләсе буенча социологик тикшеренүләр үткәрү планлаштырыла.
(24 февраль 2021) Лениногорскта Туган телләр һәм халык бердәмлеге елының рәсми ачылышы үтте. Шәһәр халкын әлеге вакыйга белән район башлыгы Рәгать Хөсәенов котлады.
(24 февраль 2021) 25 февральдә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Музыкаль пәнҗешәмбеләр» циклы кысаларында Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең фольклор ансамбле белән иҗади очрашу узачак.
(21 февраль 2021) Халыкара туган тел көнендә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында республика халыкларының «Панорама» кинофестивален ачу тантанасы узды. (ВИДЕО)