Президент грантлары конкурсына гаризалар кабул итү дәвам иттерелә

(28 февраль 2019) Президент грантлары фонды 15 март көнне Мәскәү вакыты буенча 23:30 сәгатьтә гаризаларны кабул итүне туктатачак. Милли-мәдәни автономияләргә туган сораулары буенча консультацияләр үткәрелә.

Конкурста коммерцияле һәм хакимиятнеке булмаган оешмалар катнаша ала. Алар төрле юнәлештәге проектлар тәкъдим итә ала. Мисалга:

  • яшьләр проектларын яклау;
  • мәдәният һәм сәнгать тармагы буенча проектларга ярдәм күрсәтү;
  • тарихи хәтерне саклау;
  • милләтара һәм динара тынычлыкны саклау;
  • иҗтимагый дипломатияне үстерү һәм ватандашларга ярдәм күрсәтү һ.б.

Гаризаны ничек бирү турында мәгълүматны Президент грантлары фонды сайтында алырга мөмкин.

 

Милли-мәдәни автономияләр социаль ориентлашкан коммерцияле булмаган берләшмәләргә ярдәм күрсәтүче Ресурс үзәге белгечләренә консультация һәм булышлык күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итә ала: Казан шәһәре, Петербург урамы, 26 йорт, 23 кабинет. Эш вакыты: 9:00-18:00, тел. 222-90-60.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch