«Йортыбыз – Татарстан» республикакүләм этномәдәни фестиваленең зона сайлап алу турлары башланды

«Йортыбыз – Татарстан 2018″ республикакүләм этномәдәни фестиваленең зона сайлап алу турлары башлады. Фестивальне ТР Мәдәният министрлыгы, Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты оештыра.

афиша

Фестиваль 6 номинация буенча алып барыла: вокал, хореография, иҗади сүз, инструменталь музыка, фольклор-йола куелышы һәм «Казачий круг» иң әйбәт казакъ коллективы.

Фестивальнең зона турлары Арча, Тәтеш, Нурлат, Менделеевск, Казан, Лениногорск һәм Сарманда узачак. Сайлап алу турлары һәм анкета-гариза белән шулай ук танышырга мөмкин.

Зона турларында җиңү яулаучылар традиция буенча ел саен Казан шәһәрендә 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан узучы фестивальнең гала-концертында чыгыш ясаячаклар.

Фестивальнең максаты булып Татарстан Республикасы территориясендә гомер итүче халыкларның бердәмлеген һәм рухи байлыгын ныгыту, республиканың күпмилләтле мәдәниятен саклау, үстерү һәм популярлаштыру тора.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Добавить комментарий

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch