Татарстанда «Җырчы казлар. Дөнья халыклары әкиятләре» китабын тәкъдир итү кичәсе үтте

(11 декабрь 2018) Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Җырчы казлар. Дөнья халыклары әкиятләре» китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Әлеге басманың үзенчәлеге – аның бирләрендә тәкъдим ителгән халыклар төрлелегендә.

Китап «Җыен» татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү төбәк иҗтимагый хәйрия фонды тарафыннан чыгарылган. Аны төзүче – Татарстан Республикасының халык шагыйре Разил Вәлиев – төрле ил һәм халыкныкы булган 56 әкиятне туплап, аларны татар теленә тәрҗемә иткән. Разил Вәлиев инде күп еллар нәни китап укучыларын «Ялкын» журналы битләрендә басылып килүче кызыклы әкиятләре белән сөендерә. Әлеге әкиятләрнең күп кенә өлеше инде «Алтын алма» (2006), «Ай юлы» (2011), «Казлар-аккошлар» (2014) китапларында басылды.

y8jZV-o1Spc

Басма иллюстрацияләр белән –  Казан шәһәренең №6 мәктәбе укучылары эшләре – баетылган. Әлеге мәктәп укучылары үзләренең иҗади уңышлары белән Казанда гына түгел, ә Мәскәү, Санкт-Петербург, Төркия һәм башка шәһәрләрдә дә танылып өлгерделәр. Мәктәп директоры Наҗия Галләмова җитәкләгән укытучылар коллективы укучыларны һәрвакыт рухландырып тора, аларга максатларына ирешергә булыша.

Китапның рәссам-бизәүчесе – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы рәссамнары Союзының графика секциясе рәисе, Б. Урманчы исемендәге премия лауреаты, Россиякүләм китап сәнгате конкурсының алты тапкыр лауреаты Григорий Эйдинов.

Кичәдә басманы төзүче, әкиятләрне тәрҗемә итүче Разил Вәлиев һәм китапны чыгаруда катнашкан иҗат группасы катнашты: №6 балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары, мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләре, язучы һәм журналистлар.

8e8pGQf-0f8

«Җырчы казлар. Дөнья халыклары әкиятләре» китабын әзерләүдә булышкан иҗат группасына рәхмәтен белдереп, Разил Вәлиев чыгыш ясады. Нәкъ менә әкият кешедә иң уңай сыйфатларны тәрбияли, дип белдерде ул.

Кичә барышында театр артистлары тарафыннан рус һәм татар телләрендә әкиятләр укылды, талантлы балалар музыкаль чыгышлар тәкъдим итте. Ахырдан №6 мәктәбе укучылары һәм укытучыларына рәхмәт хатлары тапшырылды.

37ZhQImo4pk

Китапханәнең уку залында №6 сәнгать мәктәбе укучылары картиналары күргәзмәсе эшләде. Шулай ук Разил Вәлиев тарафыннан татар теленә тәрҗемә ителгән әкиятләрне туплаган китаплар күргәзмә дә тәкъдим ителде.

РТ Мәдәният министрлыгы

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch