Туган көнегез белән котлыйбыз!

(11 июль 2018) Бүген Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты Милли сәясәтне тормышка ашыру идарәсе башлыгы Данил Мәхмүт улы Мостафинның туган көне.

77fc72dc0247bae41a0612d384317351

Хөрмәтле Данил Мәхмүт улы!

Туган көнегез уңаеннан иң изге теләкләрне кабул итеп алыгыз. Сезгә хас булган актив гражданлык позициясе, сайлаган эшегезгә тугрылыгыгыз һәм Татарстанның милли-дәүләти кызыксынуларын чынга ашыру процессына тулаем бирелүегез Сезгә сәяси аренада абруй казанырга һәм гражданлык җәмгыяте вәкилләре арасында хөрмәткә лаек булырга ярдәм итте.

Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге мөһим проблемаларны чишүгә керткән бәяләп бетергесез хезмәтегез һәм Татарстан халыклары Ассамблеясенә карата булган күпьяклы ярдәмегез өчен без Сезгә зур рәхмәтлебез.

Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, энергия һәм җаваплы дәүләт бурычларын үтәүдә уңышлар телибез. Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет юлдаш булсын!

Хөрмәт белән, Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар Дуслыгы йорты коллективы, милли иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре

Добавить комментарий

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch