Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Җыр һәм бию ансамбле татар хореографиясе турында программа чыгарды

Җыр һәм бию ансамбле татар хореографиясе турында программа чыгарды

admin 30.11.2021

Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле татар милли хореографиясе турында «Мирас» дигән мультимедияле программа тәкъдим итте

«Проектта татар милли хореографиясенең нигезен һәм үзенчәлекләрен ачып бирә торган осталык дәресләре куелган. Бию сәнгатенә нигез салучы һәм аны саклап калучылар турында сөйләдек», — диде Дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Юрий Жуков.

«Мирас» проекты видео-дәресләрдән гыйбарәт. Алар Дәүләт җыр һәм бию ансамбле сайтында һәм Ютуб-каналда урнаштырылган. Программа «Йөреш. Хәрәкәт», «Бию», «Без — татарлар» — дигән төркемнәргә бүленгән. Аларда татар биюендәге төп йөрешләр һәм хәрәкәтләр, ансамбльнең «Алтын фонд»ыннан бию хореографиясенең иң яхшы үрнәкләре һәм татарларның этник төркемнәре буенча мастер-класслар карарга була.

«Беренче бүлектә 8, икенчесендә — 6, өченчесендә — 7 видео урнаштырылды. Моннан тыш, әлеге дәресләр белән 1 мең диск чыгарылды. Алар төбәкләрдәге, чит илләрдәге татарларга тапшырылачак», — диде Юрий Жуков.

«Мирас» проекты Россия Федерациясе Президенты гранты кысаларында тормышка ашырылган.

Татар-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57