Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты

Рәхим итегез!

Сез Халыклар дуслыгы йортына виртуаль сәяхәт ясый аласыз. Без сезне төрле халыклар мәдәниятына багышланган экспозицияләр белән танышырга чакырабыз. Шулай ук сез якшәмбе мәктәпләренә кереп чыгарсыз, конференцияләр залында, сөйләшүләр алып бара торган бүлмәләрдә, концертлар залында, Ассамблея һәм Дуслык йорты җитәкчеләре кабинетларында булырсыз.

Тарих

Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты 1999 елда ачыла. Ассоциациягә кергән милли-мәдәни җәмгыятьләргә, милли оешмаларга дәүләт ярдәмен күрсәтү, Татарстан халыкларының мәдәниятын торгызу, аны саклау һәм үстерү — Дуслык йортын булдыруның төп максаты шуннан гыйбарәт. Йорт Островский урамындагы борынгы бинада урнашкан. Озак вакытлар Дуслык йорты “Казан” милли-мәдәни үзәгенең бер бүлекчәсе буларак эшләп килде. Соңыннан муниципаль учреждение дигән статус алды. Ә инде 2005 елдан Дуслык йорты Татарстан бюджетыннан финансланучы мөстәкыйль оешмага әйләнде. Ассамблеяның эшчәнлеге елдан-ел киңәя бара. Шуңа барәбәр милли җәмгыятьләр эшчәнлеге дә активлаша. Бинада мәйдан кысан булу сәбәпле эшлекле очрашулар, семинарлар алып бару, концерт программаларын әзерләү өчен урын кытлыгы килеп туа.

2012 елның 29 августында, Ассамблеяның 20 еллыгы көннәрендә, Республика җитәкчеләре катнашында тантаналы рәвештә Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының яңа бинасы ачыла.

view_112614_tatar

4 мең квадрат метр мәйданны биләгән 5 катлы бинада барлык милли җәмгыять оешмалары, Ассамблея башкарма комтеты хезмәткәрләре, тантаналар, очрашулар, коннференцияләр заллары, концертлар залы, “Безнең йорт – Татарстан” журналы редакциясе, Дуслык йорты хезмәткәрләре кабинетлары, информация үзәге, костюмнар бүлмәсе, артистлар өчен грим бүлмәләре, бию залы, күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре, “Дуслык” музее, техник хезмәт күрсәтү бүлмәләре урнашкан.

Дуслык йортында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен аерым шартлар тудырылган. Пандуслар, лифт, янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирә торган бүлмәләр, начар күрүчеләр өчен махсус “сукмаклар”булдырылган. Бүгенге көндә Дуслык йорты Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Республикадагы этник мәдәни хәрәкәтнең үзәк мәйданына әверелде.

Үз халкының мәдәнияты белән горурланган, аны хөрмәт иткән кешеләр өчен безнең ишекләр һәрвакыт ачык!

Дуслык Йорты эшчәнлеге:

Методик эш: Татарстан халыклары Ассамблеясының милли-мәдәни берләшмәләре эшчәнлеген планлаштыру һәм эшләнгән эшләргә йомгак ясау;

“Татарстан Республикасы милли сәясәтен гамәлгә ашыру”, “Татарстан Республикасы дәүләт телләрен, башка телләрне саклау һәм үстерү” турындагы Дәүләт программаларында катнашу;
Фольклор фестивальләре, бәйрәмнәр, концертлар, иҗади очрашулар оештыру;

Милли мәдәниятны һәм сәнгатьне пропагандалаучы иҗат коллективлары, яшь артистлар белән хезмәттәшлек итү;

Материаль-техник база: 300 тамашачы сыешлы концертлар залы, иҗади коллективларга репетицияләр үткәрү өчен бию залы, конференцияләр һәм тантаналар залы, очрашулар бүлмәсе;

Күргәзмәләр буенча эшчәнлек: сәнгать күргәзмәләре дүрт залда уза. Даими рәвештә Республика халыкларының бизәү-кулланма сәнгате экспозицияләре эшли;

Информацион хезмәт: информация үзәгендәге китапханәдә төрле телләрдә китаплар фонды булдырылган. Дөньяның төрле илләреннән трансляцияләнүче 600 канал күрсәтүгә көйләнгән спутниклы телевидение эшли.

Экскурсион эшчәнлек: Россиянең һәм дөньяның төрле илләреннән эшлекле делегацияләр, туристлар Дуслык Йортының даими кунаклары. Порталда Дуслык Йортына виртуаль сәяхәт ясау мөмкинлеге дә бар.