«Үлемсез полк» – һәр гаиләдә, һәр йортта 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы солдатлары һәм офицерлары, гомерләрен кызганмыйча, Ватанны азат итү өчен көрәшкән һәркем турында истәлекне сакларга өндәгән гражданлык инициативасы.
Акция сайтында социаль челтәрләрдә үз аватарыңны Бөек Ватан сугышында катнашкан герой портретына алыштыру мөмкинлеге барлыкка килде. Моның өчен акция сайтына керергә, күрсәтмәләрне үтәргә, геройның фотосурәтен тәкъдим ителгән дизайн буенча эшкәртергә кирәк.
Акциянең сайты: https://polkrf.ru/shtender
Килеп чыккан фотоны акциянең тагын берничә форматында кулланырга мөмкин:
- автомобильнең арткы тәрәзәсендә;
- йөрәк турысына куелучы герой портреты белән бейдж ясату;
- геройның фотосын киемгә төшерү.