Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • 14 гыйнварда Казан халкы бушлай Татарстан Милли музеена бара алачак

14 гыйнварда Казан халкы бушлай Татарстан Милли музеена бара алачак

admin 10.01.2025

Казан халкы һәм кунаклары 14 гыйнварда ТР Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай бара алачак. Акцияне 7 гыйнвардан бәйрәмнәрдән соң беренче сишәмбегә күчерделәр.

Бу көнне түләүсез килүчеләрне Татарстан Республикасы Милли музее (Кремль ур., 2); А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музее (Горький ур., 10); Е.А.Боратынский музее (Горький ур., 25/28); В.И.Ленин музей-йорты (Ульянов-Ленин ур., 58); Габдулла Тукай әдәби музее (Тукай ур., 74); 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы (Кремль, Шейнкман тыкрыгы, 12); Шәриф Камал хәтирәләр фатиры белән татар әдәбияты тарихы музее (Островский ур., 15); Каюм Насыйри музее (Париж Коммунасы ур., 35); Муса Җәлилнең музей-фатиры (Горький ур., 17, 28 нче квартал); композитор Нәҗип Җиһанов музее (Малая Красная ур., 14); Л.Н.Толстой музее (Япеев ур., 15) кабул итәчәк.

Экскурсияләр, мастер-класслар һәм музей программалары өчен бәяләр исемлеге буенча түләнә. Тулырак мәгълүматны +7(843)590-00-50 телефоны аша белергә була, дип хәбәр иттеләр Республика Милли музееның матбугат хезмәтендә.

Татар-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57