Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Гәүһәр» проектының йомгаклау чарасы узды

«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Гәүһәр» проектының йомгаклау чарасы узды

admin 14.02.2026

Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Гәүһәр» проектының йомгаклау чарасы – IV «Гәүһәр» балалар фестивале гөрләп узды.

Проектта катнашкан 1300дән артык баланың 550се нәфис сүз, бию, җыр, музыка уен коралларында уйнау буенча осталыкларын күрсәтте.

Искәртеп узыйк, «Гәүһәр» проекты Казан Мэриясе тарафыннан 2025 елның октябрь-гыйнвар айларында ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырылды. Казанның 46 мәктәбендә, 20 балалар бакчасында 62 остаз балаларны татар биюе хәрәкәтләренә, сөйләм осталыгына, татар милли уен коралларында уйнарга һәм җырларга өйрәтте. Дүрт айлык проект традиция буенча зур фестиваль белән тәмамлана.

Бәйрәм чарасын Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык язучысы, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин, әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов, «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры урынбасары Миләүшә Айтуганова, белем учреждениеләре җитәкчеләре, әти-әниләр һәм укучылар тамаша кылды. «“Гәүһәр” – безнең барыбыз өчен дә кадерле фестиваль, зур проектның матур нәтиҗәсе. Бакчада яки мәктәптә иң кыю чыгыш ясаган бала да зур сәхнәгә чыккач, югалып калырга мөмкин, күбесе зур сәхнәгә тәүге адымнарын ясый. Шуңа күрә нәниләрнең, укучыларыбызның чыгышларын тәнкыйть аша түгел, ярату күзләре белән карыйбыз. Балалар, чыннан да, безнең асылташларыбыз. Милли мәдәниятебез аша аларга тагын да нур, җылылык иңсен! Проектта катнашкан барлык остазларга чиксез зур рәхмәт!», – диде Гүзәл Сәгыйтова.

Чара «Апуш» студиясе шәкертләренең чыгышы белән башланып китте. Кичә дәвамында апушлар шулай ук Муса Җәлилнең «Тау елгасы», ә «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясе «Кызыл ромашка» шигырьләренә композиция тәкъдим иттеләр.

Бәйрәм сәхнәсендә татар мәдәниятенең берничә төре очрашты. Мәктәп укучылары, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр татар биюләрен башкарды, быел юбилейлары елы булган танылган, күренекле шәхесләр – Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Һади Такташ, Фатих Әмирхан һәм башка татар язучылары иҗатына багышланган чыгышлар күрсәтте.

Остазлар арасында быел 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән танылган алып баручы, диктор, сәхнә теле педагогы, профессор, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Эльмира Мифтах кызы Хамматова да бар иде. Гүзәл Сәгыйтова аны “Сезне балачактан карап үстек, телевидениегә дә гашыйк итүче сез” дип сәхнәдән туган көне белән котлады, чәчәк бәйләме һәм рәхмәт хаты тапшырды.

«Гәүһәр фестивале телне, мәдәниятне, сәнгатьне яраткан һәм киләчәктә безнең Республикабызга хезмәт итә торган яшь кадрларны тәрбияләүгә зур өлеш кертүче фестиваль. Әлеге проектта балалар ачыла, әти-әниләре алар белән горурланып утыра. Мин аның озын гомерле һәм илһамлы булуын теләп калам», – диде Казанның 100енче номерлы билингваль балалар бакчасында дәресләр алып барган Эльмира Хамматова. Аның шәкертләре Г.Тукайның«Шүрәле» әсәреннән өзек тәкъдим иттеләр.

«Гәүһәр» проекты остазлары арасында шулай ук Г.Камал, К.Тинчурин, Г.Кариев, «Әкият» курчак театрлары артистлары, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Kazan» бию ансамбле солистлары, төрле оешмаларда эшләүче педагог-хореографлар алып баручылар, җырчылар, музыкантлар бар иде. Җыр һәм уен коралларында уйнарга өйрәткән остазлар үзләре дә сәхнәгә чыгып, укучылары белән номерлар башкарды. Фестивальдә катнашкан остазларга Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды.

«Мин "Гәүһәр" проектында беренче тапкыр катнаштым һәм аның бер өлеше булуыма бик шатмын. Бу проект эчендә кайнаган барча кешеләргә чиксез рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Сез татар телен саклап калуда, милли мәдәниятне үстерүдә, балаларда сәнгатькә мәхәббәт уятуда күп көч куясыз! Бу изге һәм авыр хезмәтегездә җиңеллек, түземлек, уңышлар телим! Киләчәктә дә бергә эшләргә язсын. Курчак театры сәнгатенә игътибар бирүегез өчен аеруча зур рәхмәт!», – диде Казанның 90ынчы гимназиясендә курчак театры юнәлешенә өйрәткән остаз, Татарстанның атказанган артисты, Татар дәүләт Әкият курчак театры артисты Альбина Шаһгалиева. Аның укучылары Габдулла Тукайның «Су анасы» әсәрен тәкъдим итте.

Фестиваль өченче ел рәттән җанлы музыка астында узды. Быел да М.Мозаффаров исемендәге 18нче балалар музыка мәктәбенең укучылары һәм укытучыларыннан торган «Мозаффаров-band» инструменталь ансамбле барлык чыгышларга кушылып, сәхнәдә аерым бер матур яңгыраш тудырды. Чараның сценарий авторы – Гөлүсә Батталова, режиссеры – Алия Фәйзрахманова, музыкаль бизәлеш өчен Ильяс Фәйзрахманов җавап бирде. Концертны Татарстанның атказанган артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, «Гәүһәр» проекты остазы Резедә Сәләхова, Татарстанның халык артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Фәнис Җиһаншин һәм «Апуш» татар балалар театр студиясе шәкертләре алып барды.

«"Гәүһәр" — балаларның иҗади сәләтләрен, талантларын һәм мәдәни мирасын үстерү максатыннан үткәрелә торган бик матур чара. Бу фестивальдә мин икенче тапкыр остаз буларак катнаштым. Төп максатым — балаларның иҗади потенциалын ачу, аларның үз-үзләренә ышанычын арттыру һәм иҗади мохиттә җыр аша Тукаебыз иҗатына мәхәббәт уяту булды.

Фестиваль гала-концерты көнендә төрле мәктәпләрдән булган балалар бер- берсе белән аралашып, дуслашып та киттеләр. Остазлар, оештыручылар, режиссер арасында да бердәмлек һәм иҗади хезмәттәшлек атмосферасы хөкем сөрде» – дип хис-кичерешләре белән бүлеште Казанның 11енче гимназиясендә вокал дәресләре алып барган остаз, күпсанлы конкурслар лауреаты, «Яңа Татар җыры» конкурсы җиңүчесе, Вафирә Гыйззәтуллина исемендәге Республикакүләмконкурсы гран-при иясе Тамчыгөл Камаева.

Һәр елдагыча чара «Гәүһәр» гимны белән тәмамланды. Аны башкарырга дип сәхнәгә һәм залга фестивальдә катнашкан 550 бала чыкты.

Фестивальнең телевизион версиясен тиздән телеэкраннан карап булачак.

ТХДЙ мәгълүмт үзәге

Continue Reading

Previous: Апас районының Югары Ындырчы авылы халкы “Ярдәм янәшә” акциясенә кушылды
Next: Фәрит Мөхәммәтшин: «Муса Җәлил исеме халкыбыз хәтерендә яши һәм үсеп килүче буын өчен үрнәк булып тора»

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57