Казанда төрки һәм иран халыкларының «Нәүрүз» республика бәйрәме узды. Быел бәйрәм үз рекордын узды – тантаналы ачылыш вакытында ук мәйданда 10 меңнән артык казанлы һәм Татарстан башкаласы кунаклары җыелган иде. (ФОТО)
Бәйрәм чаралары Казан ипподромы мәйданчыгында иртәдән үк башланды. Кунаклар өчен республика халыкларының милли аш-суы, мастер-класслар һәм декоратив-кулланма иҗат әйберләрен сату, призлар уйнату һәм балалар уен программалары оештырылган иде.
Бәйрәмне ачу тантанасы барышында сәхнәгә Татарстан хакимияте органнары вәкилләре, Ассамблея һәм Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты җитәкчеләре, Казахстан, Үзбәкстан, Иран, Кытай дипломатик вәкиллекләре җитәкчеләре, шулай ук милли-мәдәни берләшмәләр рәисләре күтәрелде. Татарстан Республикасы Рәисе департаментының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин бәйрәмдә күп санлы балалар һәм яшьләрне күрү шатлыклы булуын билгеләп үтте:
«Бу Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында безнең халыклар борынгы заманнардан бирле саклаган һәм буыннан-буынга тапшырган традицияләрне тапшырырга мөмкинлек бирә».
Моны ТР мәдәният министры урынбасары Юлия Адгамова да үз чыгышында хуплады, ул бәйрәм традицияләрен гаилә эчендә тапшыруның мөһимлеген билгеләп үтте, анда беренче чиратта милли традицияләр сакланырга һәм популярлашырга тиеш, дип белдерде.
«Бүген Татарстанның күпмилләтле халкы бердәмлектә төрки яңа елны билгеләп үтә. Бу матур бәйрәм безгә уңыш, иминлек китерсен, барыбыз да бәхетле булыйк», – дип чыгыш ясады Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов.
«Хуҗалар өчен иң зур бәхет — кунаклар килү, – диде Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, тамашачыларга мөрәҗәгать итеп. – Ул сезнең һәрберегез, гаиләләребез, илебез, бөтен дөнья өчен бәхетле булсын».
Шулай ук бәйрәм кунаклары алдында Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгытова һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев чыгыш ясады.
Сәламләү сүзләреннән соң бәйрәм концерт программасы белән дәвам итте. Тамашачылар алдында чираттан татар, башкорт, чуаш, азәрбайҗан, үзбәк, казах, кыргыз, таҗик, төрекмән, якут, әфган һәм тува мәдәниятләрен тәкъдим итүче артистлар чыгыш ясады.
Өченче тапкыр оештырылган традицион пылау фестивалендә таҗик рецепты буенча әзерләнгән ризык җиңү яулады. Пылауны пешерүче махсус бүләк — тере сарык алды. Шулай ук бәйрәмдә ир-егетләр «Нәүрүз батыры» исеме өчен көрәшә алдылар. Җиңү өчен катнашучыларга мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә машинаны 10 метр аралыкка тартырга кирәк иде. Нәтиҗәләр буенча өч батыр акчалата бүләкләргә ия булды.
Бәйрәм «Нәүрүз гүзәле» конкурсы белән тәмамланды. Төп титул өчен тугыз милләт вәкилләре көч сынашты. Нәтиҗәләр буенча «Нәүрүз гүзәле» исеменә чуаш халкын тәкъдим итүче Юлия Еремеева ия булды. Икенче урынны Кыргызстан вәкиле Айбикә Әсән кызы, өченче урынны – Үзбәкстан вәкиле Шахерезада Корбанова яулады. Онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча «Тамашачылар мәхәббәте» бүләген башкорт милләте вәкиле Луиза Мөхәммәтҗанова яулады.
«Нәүрүз» республика бәйрәмен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Казан шәһәре Башкарма комитеты ярдәме белән Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты оештырды.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге