(9 май 2019) «Үлемсез полк» акциясе колонналарының берсен милли костюмнар кигән Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре төзеде. Барлыгы акциядә 170 мең кеше катнашты. (ФОТО)
«Үлемсез полк» гадәттәге маршрут буенча атлады: Ирек мәйданы — Карл Маркс урамы – Лобачевский урамы – Кремль урамы – Беренче май мәйданы – Меңъеллык мәйданы.
Акция узасы урынга катнашучылар берничә чәгать алдан җыелдылар.
«Бүген минем белән бабаем Мамбетов Мөхәмбет. 1940 елны аны армия сафларына алалар, әбием ул вакытта 9 нчы ай авырлы була, озак та үтми әтием туа. Бабай сугыштан катмаган: 1942 елны классташлары һәм авылдашлары аны соңгы тапкыр урманда күрәләр. Шуннан бирле аның турында бер хәбәр дә юк», — дип сөйләде ТР кыргызлар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Бейшенбек Муканбетов үз туганы турында.
Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты «Үлемсез полк» акциясендә хәрдаим катнашып киләләр. Аеруча да Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе вәкилләре актив. Аларның күбесе быелгы йөрештә беренче тапкыр катнаша.
Гадәттәгечә, йөрештә катнашучы төрле милләт вәкилләре «Катюша», «День Победы», «Смуглянка» һәм башка танылган җырларны башкардылар
Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге