(19 октябрь, 2015 ел) 18 ноябрь көнне Татарстан халыклары Дуслык Йортында күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләре укучылары фестиваленең соңгы этабы үтәчәк.
Фестиваль “2014-2020 елларда Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында оештырыла.
Фестивальнең максаты – күп мәдәниятлы җәмгыять байлыкларын, кешеләргә карата толерантлы мөнәсәбәт формалаштыру, безнең төбәкнең мәдәниятына салынган тарихи тамырлар һәм гореф-гадәтләрне саклау, шулай ук катнашучыларның туган телне өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру. Фестивальдә катнашучылар булып күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләре укучылары торалар.
Фестиваль шушы номинацияләр буенча үтә:
— хореография;
— вокал;
— халык иҗаты.
Иң әйбәт чыгыш ясаучылар I, II, III дәрәҗә дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнәчәкләр, фестивальдә катнашучыларның барысы да сертификат алачаклар.