(3 август, 2015 ел) Спортчының уңышы Спортның су төрләре Дөнья чемпионатында АКШ командасы өчен йөзенче алтын медаль булды
18 яшьлек америкалы, Олимпия чемпионы Кэти Ледеки Спортның су төрләре Дөнья чемпионатында 400 метрга ирекле йөзү буенча уңышка иреште.
Ледеки Дөнья чемпионы һәм шул дистанциядә Дөнья рекорды иясе. Моннан тыш, ул 400, 800 һәм 1500 метрга ирекле стильдә йөзү буенча Дөнья рекордчысы.
Америкалы Дөнья чемпионатында яңа рекорд куйды. Аның нәтиҗәсе — 3.59:13. Спортчының уңышы Спортның су төрләре Дөнья чемпионатында АКШ командасы өчен йөзенче алтын медаль булды.
Бу дистанциядә голландияле Шерон ван Рувендаль көмеш»ле булды, өченче — австрияле Джессики Эшвуд.
400 метрга ирекле стиль белән йөзү.
1. Ледецки (АКШ) – 3.59,13. 2. Ван Ровендаль (Голландия) – 4.03,02. 3. Эшвуд (Австралия) – 4.03,34.
Мәгълүмат http://www.tatar-inform.ru/ сайтыннан алынды.