Ел саен бәйрәм ителүче Нәүрүз – төрки һәм иран халыкларында яңа ел бәйрәме – елдагыча Казан ипподромы территориясендә узачак.
Бәйрәмне оештыру һәм үткәрүдә Татарстан халыклары Ассамблеясе составындагы милли-мәдәни оешмалар катнаша. Азәрбайҗаннар, әфганнар, башкортлар, дагыстанлылар, казахлар, кыргызлар, таҗиклар, төрекләр, төрекмәннәр, үзбәкләр һәм башка халыклар бер мәйданда үз мәдәниятләре һәм гореф-гадәтләре күптөрлелеген күрсәтәчәк.
Бәйрәмдә интерактив мәйданчыклар эшләячәк:
- Татарстан халыклары Ассамблеясе милли-мәдәни оешмалары коллективлары катнашында күпмилләтле концерт программасы;
- Пылау фестивале. Иң әйбәт рецепт һәм пешерүчене халык сайлаячак. Җиңүчегә махсус бүләк каралган.
- Нәүрүзнең иң төп атрибуты булган сүмәләктән авыз итү. Сүмәләк бодай бөртекләреннән бәйрәм алдыннан бер тәүлек дәвамында кайнатыла.
- Бәйрәмнең традицион халык уеннары. Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга истәлекле бүләкләр каралган.
- «Нәүрүз гүзәле» матурлык һәм талант конкурсы. Милли-мәдәни оешмаларның иң чибәр вәкилләре үз осталыкларын, мәдәниятләрен һәм милли киемнәрен күрсәтәчәк.
- «Нәүрүз батыры» конкурсы һәм милли-мәдәни оешмалар командалары арасында киез-итекле хоккей чемпионаты.
Бәйрәмне оештыручылар: ТР Мәдәният министрлыгы һәм Казан шәһәренең Башкарма комитеты ярдәме белән Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге