Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • 19 март көнне Казанда Республикакүләм Нәүрүз бәйрәме үтәчәк

19 март көнне Казанда Республикакүләм Нәүрүз бәйрәме үтәчәк

admin 01.03.2023

Ел саен бәйрәм ителүче Нәүрүз – төрки һәм иран халыкларында яңа ел бәйрәме – елдагыча Казан ипподромы территориясендә узачак.

Бәйрәмне оештыру һәм үткәрүдә Татарстан халыклары Ассамблеясе составындагы милли-мәдәни оешмалар катнаша. Азәрбайҗаннар, әфганнар, башкортлар, дагыстанлылар, казахлар, кыргызлар, таҗиклар, төрекләр, төрекмәннәр, үзбәкләр һәм башка халыклар бер мәйданда үз мәдәниятләре һәм гореф-гадәтләре күптөрлелеген күрсәтәчәк.

Бәйрәмдә интерактив мәйданчыклар эшләячәк:

  • Татарстан халыклары Ассамблеясе милли-мәдәни оешмалары коллективлары катнашында күпмилләтле концерт программасы;
  • Пылау фестивале. Иң әйбәт рецепт һәм пешерүчене халык сайлаячак. Җиңүчегә махсус бүләк каралган.
  • Нәүрүзнең иң төп атрибуты булган сүмәләктән авыз итү. Сүмәләк бодай бөртекләреннән бәйрәм алдыннан бер тәүлек дәвамында кайнатыла.
  • Бәйрәмнең традицион халык уеннары. Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга истәлекле бүләкләр каралган.
  • «Нәүрүз гүзәле» матурлык һәм талант конкурсы. Милли-мәдәни оешмаларның иң чибәр вәкилләре үз осталыкларын, мәдәниятләрен һәм милли киемнәрен күрсәтәчәк.
  • «Нәүрүз батыры» конкурсы һәм милли-мәдәни оешмалар командалары арасында киез-итекле хоккей чемпионаты.

Бәйрәмне оештыручылар: ТР Мәдәният министрлыгы һәм Казан шәһәренең Башкарма комитеты ярдәме белән Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57