(16 март 2015) Агымдагы елда 300 меңгә якын чит ил гражданы рус теле буенча мәҗбүри тест Сертификаты алган. Бу турыда Рәсәйнең мәгариф һәм фән министры урынбасары Вениамин Каганов хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, бу бик зур сан. 2014 елда әлеге Сертификатны алучылар саны 100 меңнән дә артмаган булган. Бүгенге көндә Рәсәйдә 394 югары уку йорты каршында хезмәт мигрантларына имтихан тотар өчен класслар эшли. Алар арасында Ломоносов исемендәге МДУ, Рәсәй халыклар дуслыгы университеты, Пушкин исемендәге Рәсәй рус теле институты, СПбДУ, Казан (Идел буе) федераль университеты һәм башкалар бар. Уку йортларының имтихан бәясен көйләү хокукы да бар. Бүгенге көндә ул бәя 4,9 мең сум тәшкил итә. Министрлык, әлбәттә, бәяне көйләүгә йогынты ясый ала.
Исегезгә төшерәбез, 2015 ел башыннан Рәсәйдә эшләргә теләгән чит ил гражданнары рус теленнән, Рәсәй тарихы һәм аның кануннары буенча имтихан тоталар.
Чыганак: «Нац.Акцент»