(25 декабрь, 2015 ел) Татарстан халыклары Дуслык Йортында “Дуслык дәресе”нең чираттагысы үтте, һәм ул узып баручы елга нәтиҗәләр ясады. (ФОТО)
Казан шәһәренең тагын 250 җиденче сыйныф укучылары Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты белән танышты, милләтара тематикага төшерелгән фильмнар буенча фикер алышты һәм Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе укучылары әзерләгән концертны карады.
Дәреснең төп геройларының берсе – Кояш – балаларга бик ошады. Шуңа да аның белән аерылышу мизгеле озакка сузылды.
Дуслык дәресләре икенче елга да дәвам итәчәкләр. Әлеге проект туганнан бирле анда Казан шәһәренең барлыгы 13 меңнән артык җиденче сыйныф укучысы катнашкан.
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге