Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • 2016 ел Сабан туе Казанда 9 июльдә була

2016 ел Сабан туе Казанда 9 июльдә була

admin 09.12.2015

(9 декабрь, 2015 ел) 2016 елда Сабан туе бәйрәмен үткәрү көннәре тәгаенләнгән. Бу хакта ТР Президентының  бастырылган 1160нчы Указында әйтелгән.

Документ нигезендә, җирле үзидарә органнары тәкъдимнәрен истә тотып, республиканың авыл җирлекләрендә, район үзәкләрендә 2016 елда Сабан туе 4-5 июньдә, Казанда 9 июльдә уздырылачак.

Моннан тыш, ТР Президенты Указы белән республика Министрлар Кабинетына, җирле үзидарә органнары белән берлектә, күрсәтелгән вакытта бәйрәм чаралары үткәрүне оештыру тәэминаты йөкләнелгән. Ә җирле үзидарә органнары, иҗтимагый берләшмә, предприятие һәм оешмаларга татар халык бәйрәмен оештыруда актив катнашырга һәм аны оештыруда ярдәм күрсәтергә тәкъдим ителгән.

ТР Президентының «Татар халык бәйрәме Сабан туен үткәрү турында»гы Указы, киләсе елда татар бәйрәмен оешкан төстә үткәрү максатында, 1992 елның 19 февралендә имзаланган «ТРда бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында»гы 1448-XII ТР Законының 2нче маддәсе нигезендә гамәлдә.

Мәгълүмат  http://tat.tatar-inform.ru сайтыннан алынды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57