(29 август, 2015 ел) Проектның директоры — Россиянең танылган спортчысы, җиде тапкыр «Дакар» раллиенда җиңүче, «КАМАЗ-Мастер» командасы җитәкчесе Владимир ЧагинИке ел дәвам иткән тәнәфестән соң, «Ефәк юлы» раллиен оештыручылар легендар марафонны дәвам итү турында игълан итә. Бу вакыт эчендә ярышларның яңа концептуаль карарын эшләү туктап тормаган. 2016 елда узыш Мәскәү — Пекин маршруты буенча оештырыла.
Дәүләт дәрәҗәсендә чараның халыкара статусын тану булып алтынчы «Ефәк юлы» раллиена 2016 елның июнь башында Мәскәүдәге Кызыл мәйданда старт бирү саналачак. Ә финиш подиумы җиңүчеләрне Кытай башкаласы үзәгендә көтәчәк. Маршрутның гомуми озынлыгы 10 мең чакрым тәшкил итәчәк. Аларның яртысыннан артыгы — махсус участоклар. Узыш катнашучыларны борынгы Ефәк юлы илләренең гаҗәеп пейзажлары буенча үткәрәчәк, дип хәбәр итә раллиның матбугат хезмәте.
Проектның директоры итеп Россиянең танылган спортчысы, җиде тапкыр «Дакар» раллиенда җиңүче, «КАМАЗ-Мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин билгеләнгән.
«Ефәк юлы-2016» маршрутының нечкәлекләрен оештыручылар октябрь уртасында узачак тәкъдим итү чарасы барышында аңлатырга җыена.
«Газ өлкәсендә Кытай Халык Республикасы белән хезмәттәшлегебез нык үсеш кичерә. Илләрнең башкаласын тоташтырачак «Ефәк юлы» ралли-марафоны безнең стратегик партнерлыкның ачык символы булачак», — дидебу уңайдан «Газпром» ГАҖ Идарә рәисе Алексей Миллер.
«Ефәк юлы» раллие биш ел үткәрү барышында гомумтанылган дөнья спорт брендына әверелде. 2016 ел маршруты Россия белән Кытайны тоташтыруга шатмын. Бу чираттагы мәртәбә ике илнең дустанә элемтәләрен ассызыклаячак, стратегик партнерлык һәм хезмәттәшлекне ныгыту өчен тагын бер этәргеч булачак, өстәвенә, спорт өлкәсендә генә дә түгел. Ә раллида катнашучылар өчен яңартылган «Ефәк юлы» үзләренең һөнәри осталыкларын һәм дөнья автомобиль сәнәгатенең соңгы казанышларын күрсәтү мөмкинлеген бирә», — дип билгеләп үтте «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин.
Мәгълүмат http://www.tatar-inform.ru/ сайтыннан алынды.