Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • 2016 елда Россия кырым татарлары федераль автономиясен оештырачаклар

2016 елда Россия кырым татарлары федераль автономиясен оештырачаклар

admin 10.06.2016

(10 июнь, 2016 ел) Ел азагында РФ төбәкләренең  кырым татарларын берләштерәчәк Россия Кырым татарлары милли-мәдәни федераль автономиясе оештырылачак. Бу хакта «Кырым Республикасында кырым татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Эйваз Умеров хәбәр итте, дип белдерә ТАСС.

«Без Ростов өлкәсе, Ставрополь һәм Краснодар крайлары, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка төбәкләрдәге кырым татарлары белән сөйләшүләр һәм консультацияләр алып барабыз. Ел азагында РФ төбәкләренең кырым татарларын берләштерәчәк Россия Кырым татарлары милли-мәдәни федераль автономиясе оештыруны планлаштырабыз», — диде Умеров Мәскәүдә Рамазан көннәре кысаларында узган «Кырым киче»ндә.

Бердәм оешма булдыру кырым татарларына мәдәният, тел һәм милли традицияләрен саклауда нәтиҗәлерәк эшләргә ярдәм итәчәк, дип билгеләп үтте ул. Федераль автономия Кырым Республикасында кырым татарларының тарихи ватанында оештырылачак.

Татар-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57