Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • 2019 елда Бөтенроссия авыл Сабан туеның кайда үтәчәге билгеле

2019 елда Бөтенроссия авыл Сабан туеның кайда үтәчәге билгеле

admin 15.07.2018

(15 июль 2018) X Бөтенроссия авыл Сабан туе Самара өлкәсе Камышлы районында узачак. Бу хакта Курган өлкәсе Әлмән авылында узган IX Бөтенроссия авыл Сабан туенда Әлмән районы башлыгы Дамир Сөләйманов игълан итте.

Самара өлкәсе вәкиле, Сабан туе ябылганда, кунакларга мөрәҗәгать итеп: «Беренче Бөтенроссия авыл Сабан туе 2010 елда Самара өлкәсендә үткәрелгән иде. Ул кабат безгә әйләнеп кайта. Без Сезне көтәбез, кунакка килегез», — диде.

  • Бөтенроссия авыл Сабан туе тәүге тапкыр Самара өлкәсенең Похвистнево районы Гали авылында уздырыла. 2011 елда — Чуваш Республикасының Батыр районы Шыгырдан авылында, 2012 елда — Чиләбе өлкәсенең Красноармейск районы Дубравка бистәсендә, 2013 елда — Пермь краеның Барда район үзәгендә, 2014 елда — Волгоград өлкәсенең Светлояр районы Кече Чупурники авылында, 2015 елда — Оренбург өлкәсенең Сакмар районы Татар Каргалысы авылында үткәрелде. 2016 елда Бөтенроссия авыл Сабан туен Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы эшчеләр бистәсе кабул итте. 2017 елда авыл сабан туе Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында бәйрәм ителде.

 Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Мөселман кино фестиваленең бәйге программасына 65 фильм керде
Далее: Болгария кинематографистлары Идел буе Болгары турында фильм төшерергә ниятли

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57