Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • 2020 елда Дөньякүләм фольклорида Россиядә үтәчәк

2020 елда Дөньякүләм фольклорида Россиядә үтәчәк

admin 19.10.2015

(19 октябрь, 2015 ел) 2020 елда Уфа Дөньякүләм фольклорида башкаласы булачак. Бу карар ЮНЕСКО каршындагы традицион сәнгать һәм фольклор фестивальләрен оештыручы Халыкара советның Дөньякүләм ассамлеясында кабул ителгән.

“68 дәүләттән килгән милли коллективлар катнашындагы традицион сәнгать һәм фольклор фестивале безнең илдә беренче тапкыр үтәчәк, — дип сөйләде Башкортстанның мәдәният министры матбугат-сәркатибе Олеся Мельникова. – Беренче фольклорида 1996 елда Нидерландта булды, соңыннан аны Япония, Венгрия, Кытай һәм Корея уздырды. Киләсе фольклорида 2016 елның июль аенда Мексикада үтәчәк”.

Олимпия уеннарына охшатып, Дөньякүләм фольклорида дүрт елга бер тапкыр үзенең флагы, гимны һәм символикасы белән “Рука в руке” девизы астында үткәрелә. Әлеге девиз халыклар дуслыгын, халык иҗаты һәм мәдәни мирас белән уртаклашуны символлаштыра. Концертлардан кала, халык костюмнары, кул эшләнмәләре күргәзмәләре оештырылачак, милли ризыклардан авыз итү булачак.

Фольклориданың төп максаты – кешелекнең материаль булмаган мәдәни мирасына игътибарны юнәлтү, дөньяның төрле илләренең традицион мәдәниятын саклау, алга этәрү һәм тарату.

Мәгълүмат  http://tass.ru сайтыннан алынды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57