(1 октябрь 2019) Әлеге санны Татарстан Республикасы буенча Статистика хезмәте җитәкчесе Наталья Гатауллина пресс-конференциядә хәбәр итте.
Санаучылар эшендә цифрлы технологияләр кулланылачак, моннан тыш, халык санын алуда Интернет аша катнашырга мөмкин булачак, дип сөйләде ул.
Моңа кадәр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов халык санын алуны оештыручыларга халыкка аңлату эшләрен милли-мәдәни автономияләр белән берлектә башкарырга тәкъдим итте.
Халык санын алу Россия Федерациясе территориясе буенча 2020 елның 1 октябереннән 31 октяберенә кадәр үтәчәк.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге