Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • 2021 ел башында Халыклар дуслыгы йортында уникаль картиналар коллекциясе күргәзмәсе ачу планлаштырыла

2021 ел башында Халыклар дуслыгы йортында уникаль картиналар коллекциясе күргәзмәсе ачу планлаштырыла

admin 18.12.2020

(18 декабрь 2020) Картиналар РФ Иҗтимагый палатасының милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү комиссиясе рәисе Владимир Зоринның гаилә коллекциясеннән тәкъдим ителәчәк.

IMG_1777

Бу мәсьәлә Владимир Зоринның ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева белән бергә Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортына визиты барышында каралды.

IMG_1795

Кунакларны Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев һәм Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов каршы алды. Алар Дуслык Йортында гадәттә күргәзмәләр үтә торган мәйданчыкларны күрсәттеләр.

Моннан тыш, Владимир Зорин Халыклар дуслыгы йортының «Алтын» хореография мәктәбе-студиясе репетициясендә булды, анда хореографлар һәм укучылары белән аралашты.

IMG_1821

Зориннар гаиләсе коллекциясеннән картиналар күргәзмәсен 2021 ел башында оештыру планлаштырыла. Бу коллекция 90нчы еллар башында туплана башлана һәм аның нигезен XX гасырның соңгы чиреге — XXI гасыр башы Россия провинциясе рәссамнарының эшләре тәшкил итә. Барлыгы ике йөзгә якын рәссамның берничә йөз картинасы.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57