(18 декабрь 2020) Казан Кремлендә 2021 елда Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр советының уртак утырышы узды.
Утырыш барышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елны Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан итте.
Утырышта Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, республиканың милли-мәдәни берләшмәләре җитәкчеләре катнашты.
Чарада шулай ук Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Паньшин, милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Михаил Мишин, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү комиссиясе рәисе Владимир Зорин катнашты.
Утырыш барышында ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә йомгак ясалды.
«ТАССР төзелүнең 100 еллыгы елы тәмамлана,— диде Рөстәм Миңнеханов. — Россия Президенты Указы белән әлеге вакыйга Федераль бәйрәм статусына ия булды. Без Владимир Путинга, Россия Хөкүмәтенә һәм республикада ТАССРның 100 еллыгына багышланган чараларны оештыруда ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәтле».
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, коронавирус пандемиясенә карамастан, күп кенә социаль-мәдәни һәм инфраструктура объектлары ачылды, алар безнең шәһәр һәм бистәләрнең йөзен бизәделәр. Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре»дигән мактаулы исем бирелү елның истәлекле вакыйгасы булды.
«100 ел эчендә республика бик зур юл узды – аграр регион булудан алып илнең иң алга киткән индустриаль үзәкләренең берсенә әверелүгә кадәр. Иң мөһиме – барлык казанышлар артында үз фидакарь хезмәтләре белән хәзерге Татарстанның нигезен тудырган кешеләр торды», — диде Татарстан Президенты.
Ул билгеләп үткәнчә, бер гасырлык юбилей татарстанлыларның бердәмлегендә һәм горурлыгында этәргеч, шулай ук бөтен ил өчен әһәмиятле дата булды.
Татарстанның йөз еллык юбилеен бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру чараларын гамәлгә ашыруда барлык республика министрлыклары һәм ведомстволары, муниципаль берәмлекләр, фәнни һәм мәгариф оешмалары, предприятиеләр, иҗтимагый оешмалар, күп кенә федераль министрлыклар һәм ведомстволар катнашты. Татарстан Президенты бу уртак эш өчен барысына да рәхмәт белдерде.
ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү чаралары турында ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхрәзиев җентекләп сөйләде. Ул, аерым алганда, хәбәр иткәнчә, ТАССРның 100 еллыгына багышланган чараларның гомуми саны 14256 тәшкил иткән.
ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев утырышка әзерләнгән материалларның сыйфатын билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, иң мөһиме — ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештыручылар алдагы буыннар башкарган эшләргә басым ясадылар. Минтимер Шәймиев шулай ук соңгы елларда республикада тарих, архитектура һәйкәлләре торгызылуын, мәдәни мирас торгызылуын искә төшерде, шул исәптән, ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кергән Бөек Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчеге территорияләрендә дә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен – «ТАССР төзелүгә 100 ел» медальләрен тапшырды.
Утырышта ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм ТР мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстан Республикасында этномәдәни үсеш һәм телләр сәясәте, туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елын үткәрү турында сөйләделәр.
Җәмәгатьчелекнең республикада туган телләр һәм Халык бердәмлеге елын әзерләү һәм үткәрү буенча чаралар планын гамәлгә ашырудагы роле һәм бу эштә катнашуы турында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы комиссиясе рәисе Андрей Большаков сөйләде.
Моннан тыш, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының профильле комиссиясе рәисе Владимир Зоринның чыгышы да булды.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге