Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • 2022 елда Кыргызстанда Татарстан мәдәнияте көннәре узачак

2022 елда Кыргызстанда Татарстан мәдәнияте көннәре узачак

admin 21.11.2021

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Бишкәктә Кыргызстан Республикасы мәдәният, мәгълүмат, спорт һәм яшьләр сәясәте министры Азамат Жаманкулов белән очрашты.

Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, министрлар күптәнге килешүләрне гамәлгә ашыру хакында фикер алышты, артистлар һәм коллективларның ике яклы гастрольләрен үткәрү юнәлешендә эшне дәвам итәргә кирәк дигән уртак фикергә килде, шулай ук пандемиягә кагылышлы вазгыять һәм фаразларга бәйле рәвештә 2022 елда Кыргызстанда Татарстан мәдәнияте көннәрен уздыру мәсьәләсен өйрәнү турында килеште.

Ирада Әюпова Азамат Жаманкуловны киләсе елда Татарстанга чакырды, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан республикада масштаблы мәдәни чаралар үтәчәген һәм Казанның мәдәни мирас буенча ЮНЕСКОның 45нче утырышын кабул итәчәген искәртте, төбәк территориясендә Бөтендөнья мәдәни мирас исемлегенә кертелгән өч объект урнашуын әйтте.

Әлеге мәсьәләләр хакында фикер алышканнан соң, яклар Кыргызстан һәм Татарстан арасындагы мәдәниятара коммуникация һәм элемтәләрне алга таба ныгыту максатыннан уртак чаралар планын әзерләү кирәклеге турында фикергә килде, диелә хәбәрдә.

Татар-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57