Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • 2023 елны Дастаннар елы дип игълан итәргә тәкъдим иттеләр

2023 елны Дастаннар елы дип игълан итәргә тәкъдим иттеләр

admin 21.11.2022

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура утырышы барышында 2023 елны татар дөньясы өчен Дастаннар елы дип игълан итәргә тәкъдим ителде. Бу турыда тәкъдимне тарихчы, Милли шура әгъзасы Дамир Исхаков кертте.

«Дастаннарга тарихи аң салынган, аларны өйрәнергә кирәк, кызганыч, бездә кимчелекләр бар. Күрше халыкларда бу өлкәдә зур эш бара, бездә юк диярлек. Галимнәр эшли, әмма халыкка барып җитми. Бездә татар дөньясына сөйләрлек дастаннар бар», — диде ул.

Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла балаларга дастаннарны өйрәту юллары турында уйларга кирәклеген әйтте.

Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Дания Заһидуллина бу тәкъдимне хуплады. Ул башка төрки халыклар белән чагыштырганда, татарларда дастаннарны өйрәнү әзрәк дигән фикергә карата үз сүзен әйтте.

«Дастаннар тирән тарихи аңны саклый. Башка халыкларда дастаннар нигездә телдән телгә күчкән. Татар — китаплы халык. Шуңа күрә дастаннар китап форматына күчергән. Бу хакыйкатьне онытмасак иде», — диде ул.

Татар-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57