(18 апрель, 2016 ел) 21 апрель көнне Татарстан халыклары Дуслык Йортында “Ульгәр” Бурят республика курчак театры “Гаҗәеп хәзинә” (“Чудесный клад”) курчак спектаклен күрсәтәчәк.
“Ульгәр” курчак театры – балалар һәм яшьүсмерләр өчен Бурятиядәге бердәнбер театр. Аңа 1967 елда нигез салына.
“Гаҗәеп хәзинә” (“Чудесный клад”) спектакленең эчтәлеге буенча, беркөн Баир исемле яшь көтүче тылсымлы чүлмәк таба, ә соңыннан чын хәзинәнең чүлмәктә, сандыкта яки алтын тулы капчыкта түгеллеген аңлый.
Режиссер-куючы: Сойжин Жамбалова
Рәссам-куючы: Санаида Тогмитова
Барлык яшьтәге тамашачылар өчен. Башлана 18:00 сәгатьтә.
Билетларны “Баргуджин” көнчыгыш медицина үзәгендә (Уң як Болак ур., 7) алырга яки 8-966-240-79-01 телефоны аша сорашырга мөмкин.
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат