Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • 21 февраль -Халыкара туган тел көне

21 февраль -Халыкара туган тел көне

admin 21.02.2017

(21 февраль, 2017 ел) 21 февраль – Халыкара туган тел көне. Бу дата 1999 елда ЮНЕСКО Генераль конференциясенең 30 сессия утырышында кабул ителде. 2000 елның 21 февраленнән башлап ел саен туган телне һәм мәдәни күптөрлелекне яклау максаттынан билгеләнеп килә.

Татар теле ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе.

Бөек татар халкының вәкиле һәм татар теленең халыкара аралашу теле булганлыгы белән горурланып яшик. Тукай, Җәлил, Алишлар аралашкан, иҗат иткән телдә белем алып, киләчәк буыннарны да ана телендә тәрбияләргә насыйп булсын.

Туган тел

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!

 Г.Тукай

Бөтендөнья татар конгрессы

Продолжить чтение

Назад: Чит ил студентларын «Дөнья энҗесе» конкурсында һәм олимпиадаларда катнашырга чакыралар
Далее: Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслыгы Йорты. 2016 ел нәтиҗәләре (ВИДЕОТАСМА)

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57