Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан халыклары Дуслык Йортында ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия “Туган тел” мастер-класс бәйгесе узачак

Татарстан халыклары Дуслык Йортында ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия “Туган тел” мастер-класс бәйгесе узачак

admin 22.03.2016

(22 март, 2016 ел) Конкурс “2014-2015 елларга Татарстан Республикасы дәләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үсерү” буенча дәүләт программасын чынга ашыру кысаларында үткәрелә.

Конкурсның оештыручысы – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы. Конкурсның максаты – мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлек килешүен тормышка ашыру, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының педагогик осталыгын камилләштерү.

Әлеге конкурста Татарстан Республикасының татар, рус, башкорт, чуаш, мари, мордва һәм удмурт телләре укытучылары, шулай ук Россия Федерациясе төбәкләренең татар теле укытучылары катнашачак.

Конкурс 3 этапта үтә:

— муниципаль (региональ),

— читтән торып,

— йомгаклау.

Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнә. Алар 1, 2 һәм 3 дәрәҗәдәге дипломнар белән һәм шушы номинацияләр буенча бүләкләнәләр:

— “Иң әйбәт визит карточкасы өчен” (“За самую лучшую визитную карточку”);

— “Иң әйбәт эссе өчен” (“За самое лучшее эссе”);

— “Милли костюмны иң әйбәт тәкъдим итү өчен” (“За самое лучшее представление национального костюма”);

— “Укытучылар остазы” (“Наставник Учителей”);

— “Ышанычлы киләчәк” (“Надежное будущее”).

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57