Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • 28 октябрь көнне Татарстан халыклары Дуслык Йортында II фәнни-гамәли конференция һәм мәктәптә укучы балаларның РФ халыклары телләрендә укулары үтәчәк

28 октябрь көнне Татарстан халыклары Дуслык Йортында II фәнни-гамәли конференция һәм мәктәптә укучы балаларның РФ халыклары телләрендә укулары үтәчәк

admin 23.09.2015

(23 сентябрь, 2015 ел) ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Татарстан халыклары Дуслык Йорты икенче тапкыр фәнни-гамәли конференция уздырачак. Әлеге конференциядә Татарстан һәм Идел буе регионнарының гомум белем бирү учреждениеләрендә укучы IX-XI сыйныф укучылары катнашачак.

Беренче фәнни-гамәли конференция 2014 елның 28 нояберендә узды.

Конференция ике этапта үтә. Сайлап алу туры барышында экспертлар комиссиясе тәкъдим ителгән эшләрне барлый һәм рецензияли. Комиссия составы фән һәм мәдәният вәкилләре, Россия халыклары телләрен белүчеләрдән торачак.

Ахыргы тур 2015 елның 28 октяберендә Татарстан халыклары Дуслык Йортында үтәчәк. Сайлап алу турын узган катнашучылар биредә үзләренең докладларын һәм проектларын киң аудиториягә тәкъдим итә алачак. Секцияләрнең эш юнәлеше спектры — рус, татар, чуаш, удмурт, мордва, мари һәм башкорт филологиясе.

Иң әйбәт эш авторларына диплом һәм бүләкләр тапшырылачак, ә конференциянең барлык катнашучылары сертификатларга ия булачак.

Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57