Менделеевск районының Яңабирде авылында 29 июньдә «Гырон Быдтон» (тат. «Сабан бетте») Республика бәйрәме узачак. Бу бәйрәмнең төп кунакларының берсе Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов булачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә чараны оештыручылар хәбәр итте.
Удмурт халкының мифлары һәм легендаларының ачылышын күрсәткән «Италмас» театральләштерелгән куелыш — бәйрәмнең төп вакыйгасы булып торачак.
Радмир Беляев сүзләренчә, Менделеевск районы «Италмас» исемле сары чәчәкне үзенең яңа бренды итеп ясарга ниятли.
Бәйрәмнең хедлайнерлары булып «Евровидение-2012» Халыкара конкурсында җиңүче «Бураново әбиләре» билгеләнде.