Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • 3-8 ноябрьдә этнографик диктант язачаклар

3-8 ноябрьдә этнографик диктант язачаклар

admin 01.08.2022

2022 елның 3-8 ноябрендә ел саен үткәрелә торган «Зур этнографик диктант» халыкара агарту акциясе узачак. Акция Халыклар бердәмлеге көне алдыннан онлайн һәм офлайн форматта үткәрелә. Диктантны милләт эшләре буенча Федераль агентлык оештыра.

VII Халыкара агарту акциясенең максаты — кешеләрнең игътибарын илдә яшәүче халыкларның тарихына, мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә җәлеп итү. Бу белем Россия Федерациясе халыкларының татулыгын, этникара тынычлыкны һәм милли бердәмлекне ныгытуга ярдәм итә, шулай ук халыкның этнографик грамоталылыгын арттыра.

Акциядә ел саен Россия һәм чит илләрдән миллионлаган кеше катнаша. Диктант беренче тапкыр 2016 елның 4 октябрендә узды, анда Россиянең 90 000 кешесе катнашты. Ә инде 2021 елда акциягә Россиянең барлык төбәкләреннән һәм дөньяның 95 иленнән 2,5 миллионнан артык кеше кушылган. Диктантны барлык континентларда да яздылар, ә иң экзотик мәйданчык Халыкара космос станциясе булды, орбитада сынау сорауларына космонавт Сергей Прокопьев җавап бирде.

Диктантның эш телләре – рус, инглиз, испан теле. 16 яшькә кадәрге катнашучылар өчен биремнәр 20 гомумфедераль сораудан тора. 16 яшьтән өлкәнрәкләр өчен – 30 сораудан: 20 — бөтен кеше өчен дә уртак; 10 — Россиянең һәр субъекты өчен уникаль, ә чит ил мәйданчыклары өчен – Россия Федерациясеннән читтә балган Россия белән бәйле урыннарга багышланган.

Барлык биремнәрне үтәгән өчен максималь баллар суммасы — 100. Узу вакыты — 45 минут.

Диктантта онлайн катнашу өчен регион тарафыннан тәкъдим ителгән акция мәйданчыгына килергә кирәк. Ә онлайн форматта сорауларга рәсми сайтта җавап бирергә мөмкин www.miretno.ru.

Биремнәргә дөрес җаваплар диктант сайтында 2022 елның 11 ноябренә кадәр басылачак.

«Зур этнографик диктант» халыкара агарту акциясе турында тулырак мәгълүматны www.miretno.ru сайтында һәм «ВКонтакте» рәсми төркемендә (https://vk.com/miretno) белергә мөмкин.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57