(7 сентябрь, 2017 ел) Халыклар бердәмлеге көне якынлашкан мәлдә Россиянең барлык төбәкләрендә «Зур этнографик диктант» халыкара мәдәни-агарту акциясе узачак. Икенче тапкыр Россия халкы үзенең этнографик грамоталылыгын тикшерә алачак.
Исегезгә төшерәбез, беренче акция узган елны үтте. Татарстанда әлеге диктантны 20 мәйданчыкта яздылар. Тулаем алганда, иң югары уртача балл туплап, ТР халкы Россиядә этнографик грамоталылыкның иң югары дәрәҗәсен күрсәтте.
Бу елны акция халыкара статусында уза һәм аны чит илдәге теләгән һәркем яза алачак.
Акциянең узу вакыты һәм аны уздыру мәданнары турында мәгълүмат тиздән безнең Порталда, www.miretno.ru һәм ФАДН России сайларында, шулай ук Интернет челтәрендәге «Большой этнографический диктант» группаларында урнаштырылачак. Акциянең нәтиҗәләре 12 декабрьгә — Россия Федерациясе Конституциясе көненә билгеле булачак.
Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге