Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • 300гә якын кеше Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Тоталь диктант язды

300гә якын кеше Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Тоталь диктант язды

admin 13.04.2019

(13 апрель 2019) Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты «Тоталь диктант — 2019» акциясенең төп мәйданчыгы булды. Халыклар дуслыгы йорты территориясендә акциядә барлыгы 290нан артык кеше катнашты, шул исәптән чит ил студентлары да. Бу — мәйданчыкның яңа рекорды. (ФОТО)

 

IMG_8391

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында узган акциянең диктаторлары ТР Дәүләт Советы депутаты Анастасия Исаева, Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе рәисе Тимур Кадыйров һәм Татарстанның халык артисты Илья Славутский булдылар.

IMG_8401

Тимур Кадыйров TRuD чит ил студентлары мәйданчыгы диктаторы булды. Ике мәйданчыкта катнашучылар гадәти диктант язсалар, чит ил студентлары өчен тест һәм төп текстның бер өлешеннән торган махсус биремнәр әзерләнгән иде. Әлеге мәйданчыкта Тоталь диктантны Урта Азия, Венгрия, Франция, Колумбия, Йемен һәм Шри-Ланка илләре вәкилләре язды.

IMG_8361

Акциянең даими катнашучылары быелгы тексның берьюлы җиңел дә, катлаулы да булуын әйттеләр. Шулай ук аның кызыклы темасын да аереп әйттеләр — театр елы уңаеннан текст М. Горькийның «На дне» әсәренә багышланган иде.

Әмма яңа катнашучылар өчен диктант чагыштырмача авыр булган.

«Бик кызыклы булды, ләкин катлаулы. Моңа кадәр оештыручылар арасында булсам да, диктантны мин беренче тапкыр яздым. Акция бик кирәкле һәм файдалы. «Тоталь диктант» башка телләр арасында да шундый юнәлешкә этәргеч бирде: хәзер бөтен ил буйлап татар, мордва, мари, удмурт, бурят, немец һәм башка телләрдә диктант язалар. Мондый акциянең популярлыгы шундый чараларның мөһим булуын дәлилли», — дип сөйләде ТР удмуртларының милли-мәдәни автономиясе рәисе ярдәмчесе Марина Иванова.

Республика акция уздыруда быел яңа рекорд куйды: Татарстан буенча диктантны барлык муниципаль берәмлекләрдә барлыгы 80нән артык мәйданчыкта яздылар.

IMG_8389

Белем бирү акциясенең нәтиҗәләре 17 апрельдән соң «Тоталь диктант»ның рәсми сайтында эленәчәк.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Туган тел укытучылары Халыклар дуслыгы йортында белемнәрен арттырдылар
Далее: VIII Республикакүләм Габдулла Тукай укуларына 227 фәнни һәм иҗади эш килгән

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57